Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Син - минем жанымнын яртысы (минус) 3 пример | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Син — минем җанымның яртысы

Оскар Усманов көе
Рәмис Аймәт сүзләре

Син — минем җанымның яртысы
Яшисең йөрәгем түрендә
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдәң
Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән

Без икәү — аерылмас пар канат
Беркем дә кералмас арага
Хәсрәтне бүләрбез икегә
Чит-ятлар тоз салса ярага

Дөнья бу… Бармый ул гел тигез
Шатлык бар тормышта кайгы бар
Ал кояш булып мин балкырмың
Күгеңне капласа болытлар

Өзелсә барасы юлларың
Үрермен мин күпер гөлләрдән
Үрермен мин күпер гөлләрдән


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-