Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың:
Нинди кыллар чиртте,бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?
Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.
Уйладым мин яшьлегемне.
Син сазыңны уйнадың.
Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.
Чыңлаган шул кылларыңдай.
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.
Үтте айлар, үтте еллар.
Син сазыңны уйнадың.
Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.
Аһ,терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.
Яңрап үтте гомерләр.
Син сазыңны уйнадың.
♫ Айдар Галимов еще тексты
Другие названия этого текста
- Татар халык моны - Син сазынны уйнадын (1)
- Ильхам Шакиров - Син сазынны уйнадын (татарская народная) (1)
- Айдар Галимов - Син сазынны уйнадын (0)
- Илһам Шакиров - Син сазыңны уйнадың (0)
- Ирек Ногманов - Саз (0)
- песня - кайфовая (0)
- ♫ Айдар Галимов - Син сазыңны уйнадың (0)
- Ирек Ногманов - Син сазын,ны уйнадын (0)
- Ирек Ноғоманов - Һин сазыңды уйнатың (0)
- Ирек Нугуманов - Син сазынны уйнадын(МММММММММММ (0)
- Ильхам Шакир - Син сазынны уйнадын (0)
- Ирек Ноғоманов - Һин сазыңды уйнадың (0)
- нэзир - син сазынны уйнадын (0)
- Ирек Нугуманов - Син сазынны уйнадын (0)
- Ирек Ногманов - Син сазынны уйнадын (0)
- Ильхам Шакиров - Син сазынны уйнадын (0)
- Ильгам Шакиров - Син сазынны уйнадын (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1