Таңнар сихри атмый син булмагач,
Йолдызларның кими яктысы.
Синең белән генә тормыш ямьле
Сөюнең дә син иң яктысы.
Хыяллар тормышка ашмый,
Күңелем назлардан ташмый,
Көннәр дә төнгә әйләнә –
Синнән башка.
Яшәвем дә яшәү түгел,
Сине генә көтә күңел.
Мин үзем дә үзем түгел –
Синнән башка.
Синең белән генә мин бәхетле,
Синдә генә сөю, синдә – наз.
Борчуларның барын онытамын,
Син булганда – җанда тоташ яз.
Хыяллар тормышка ашмый,
Күңелем назлардан ташмый,
Көннәр дә төнгә әйләнә –
Синнән башка.
Яшәвем дә яшәү түгел,
Сине генә көтә күңел.
Мин үзем дә үзем түгел –
Синнән башка.
Синең сөю дәшә киңлекләргә,
Синең сөю өнди өметкә.
Синең сөю – язмыш бүләгедер.
Синең сөю – мина бәхеткә.
Хыяллар тормышка ашмый,
Күңелем назлардан ташмый,
Көннәр дә төнгә әйләнә –
Синнән башка.
Яшәвем дә яшәү түгел,
Сине генә көтә күңел.
Мин үзем дә үзем түгел –
Синнән башка.
Хыяллар тормышка ашмый,
Күңелем назлардан ташмый,
Көннәр дә төнгә әйләнә –
Синнән башка.
Яшәвем дә яшәү түгел,
Сине генә көтә күңел.
Мин үзем дә үзем түгел –
Синнән башка.
Мин үзем дә үзем түгел –
Синнән башка.
Мин үзем дә үзем түгел –
Синнән башка.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1