Шаулы дулкын өсләренә ятып
Тибрәлгәндә диңгез кочагында
Колагымда чыңлап чишмә тавышы
Җанда җыр яралды шул чагында.
Диңгез ярларында – зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем –
Нык сагындырганы – өч кенә.
Җимешләрдән бөгелә агачларың,
Гүзәллектән әйләнә башларың,
Тик төшемә керә ак аеннның
Үзебезчә шаулап яфраклары.
Диңгез ярларында – зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем –
Нык сагындырганы – өч кенә.
Бер ярыннан икенче ярына
күз күреме җитмәс араларың.
Ничек түзеп яши икән, авылым,
Яшьли читтә калагн балаларың.
Диңгез ярларында – зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем –
Нык сагындырганы – өч кенә.
Юксынырмын әле, диңгез, сине,
Ләкин анда авылым көтә мине.
Поезд чаба туган якларыма,
Бу җырым да шушы хакта гына.
Диңгез ярларында – зур шәһәрләр,
Минем туган авылым кечкенә.
Үскән йортым, балачак, яшьлегем –
Нык сагындырганы – өч кенә.
Айдар Галимов еще тексты
Видео
Инсаф Галимов Авыл кое Эльмира Калимуллина. День защитника Отечества - Duration: 3:42. by Лучшие видео 124,184 views. 3:42. Галимов Айдар - Бэхет бит ул ...
Туган авылыма Туган авылыма. ihakimov studio. SubscribeSubscribedUnsubscribe ... Айдар Галимов "Изге урын ...
Оценка текста
Как вам текст?
1 out of 5
2 out of 5
3 out of 5
4 out of 5
5 out of 5
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3