Чумамын аяз тын кичләргә.
Ялгыз ай моңсулык билгесе.
Шуңамы тынгы юк. Нишләргә?
Монда да бездә күп тулган ай.
Йөзәдер ялгызы күкләрдә.
Сөйгәнем мин сине читләрдә.
Болытлар томанын аралап.
Нәкъ синдәй ул йөзен ача да.
Елмая йөрәкне яралап.
Ялтырап көмеш су тәнкәдәй.
Ялгыз ай чайкала диңгездә.
Яшисең син генә, син генә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1