Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов (Фәдис Ғәниев) - Әйтмә син (һин) авыр (ауыр) сүз (һүҙ) /минус/ | Текст песни

Татар (башҡорт) этрадаһында башҡаралар:
Зәки Мәхмүтов, Әлфия Авзалова,
Фәдис Ғәниев, Айҙар Ғәлимов,
Асаф Вәлиев, Марсел Ҡотоев

Ризван Хәкимов көе
Рамил Чурагол сүзләре

Беркайчан әйтмә син авыр сүз —
Бик кыска, әй, кыска гомерләр.
Син минем гомерлек юлдашым.
Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Бик авыр минутлар булса да,
Тап миңа шул вакыт җылы сүз;
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә, түз!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын.
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы.
Гөрләтеп яшисе бар әле.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-