Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.
Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Көннәр ага, айлар ага, еллар ага
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.
Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.
Менә инде тагы җиргә карлар ява,
Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында.
Ага сулар, айлар ага, еллар ага,
Сине күрәм айлар, еллар карашында.
Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.
Айдар Галимов (Фидан Гафаров) еще тексты
Другие названия этого текста
- Фидан Гафаров - Кышкы романс (минус) (1)
- Камалов Венер - Кышкы Романс Ремих(минус)(Абзый-г. Мелеуз) (0)
- Айдар Галимов (Фидан Гафаров) - Кышкы романс (минус вариант) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2