Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Шаулама хин Кара дингез | Текст песни

Шаулама, син, Кара диңгез

Ә.Атнабаев сүзләре
У.Рәшитов көе

Шаулама син, Кара диңгез,
Хәтерләтеп үткәннәрне,
Хәтерләтеп сөйгәннәрне
Һәм сөелми киткәннәрне.

Синең кебек шаулаган бар,
Котырган бар, дулаган бар,
Таш бәгыръле язмышыма
Башны бәреп елаган бар.

Булды инде, үтте инде,
Үткәннәрем кайтмас кире,
Бер үк дулкын икенче кат
Ярларына какмас кире.

Дулкыннар да мәңге түгел,
Бер шаулый да тына бит ул.
Күңелләр дә бер кителсә
Кылыч кебек сына бит ул.

Шаулама син кара диңгез,
Хәтерләтеп үткәннәрне,
Минем күнел дулкынланмый —
Дулкынландыр бүтәннәрне.

Булды инде, үтте инде,
Үткәннәрем кайтмас кире,
Бер үк дулкын икенче кат
Ярларына какмас кире!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-