Җырлап яшәүләргә ни җитә?
Ә. Кәшфуллин сүзләре
Н.Шәймарданов көе
Яшәсәң сөешеп мәхәббәт җимешең
Туар дөньяларны ямьләргә.
Күңелең һәрчак шат,
Намусың булса пакъ,
Сандугачлар сайрый җаннарда.
Шатлык-сөенеч өләшик
Юлларны сүтә-сүтә.
Җыр-моңнар белән гөрләшеп,
Яшәүләргә ни җитә?
Матур үтсен гомер - яшәлә бит тик бер,
Күкрәп үтик фани дөньяны
Яшәүдән сөеник калсын җыр сибелеп
Дәрт моңнарга күмеп җаннырны
Иман белән атлап,
Гореф-гадәт саклап,
Җырлап яшәүләргә ни җитә?
Елап яшәсәң дә, җырлап яшәсәң дә
Гомеркәйләр үтә шул, үтә.
Айдар Галимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1