Pesni.guru - сайт для Гуру
Җырлыйм туган якта
Р. Миңнуллин сүзләре
И. Закиров көе
Ничек ташлап китим,
Ничек ялгыз итим
Сөн буенда үскән талларны?
Кала чишмәләр дә,
Белмим нишләргә дә —
Ташлап китә алмам аларны.
Китсәм туган яктан,
Читтән бәхет тапмам —
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп.
Җырлашырлар инде,
Елашырлар инде —
Таллар миңа туган диярлек.
Әгәр китсәм, алар —
Өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп.
Туып-үскән шушы
Җирнең мин бер кошы,
Китәргә дип канат кагынмам.
Кайгы-шатлыкларым,
Шатлык-сагышларым
Җибәрмәсләр туган ягымнан.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1