Җырым миңа дусларымны җыйды
Җырым миңа дусларымны җыйды,
Дусларым күп татар илендә.
Яше-карты җыелышып килгән
Җылы хисләр саклап күңелдә.
Җырым гына тапкан, тапкан юанулар
Көенечләр, чиксез шатлыклар.
Язмыш мине җырсыз, җырсыз итмәде
Җаным тулы минем рухым бар.
Җырладым мин дуслар арасында
Көй-моңнарны кабат яңарттым.
Мөлдерәмә тулы борчуларны
Сезнең белән барысын оныттым.
Һәр җырымда әйтеләсе серләр,
Йөрәгемнең назы, шатлыгы.
Һәр җырымда көтүләрем минем
Күршүләрем – сагыну шатлыгы.
Айдар Галимов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1