Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - Язгы сулар | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Язгы сулар

Яз килгәнен сизмәдем дә,
Кыш-суыклар үткәнен.
Аптырап калдым күргәнемдә
Инде язлар килгәнен.

Агымсулар чылтыр-чылтыр
Ярларына кага-кага.
Күңелемдә яз моңнары
Ташкыннарның тавышлары.
Аптырамагыз язгы суга,
Сулар түгел гомер ага.
Ташкыннарның тавышында
Яшьлегемнең сагышы бар.

Яз килгәне күңелемнең
Чиртте нечкә кылларын.
Йөрәкне назлап эретте
Язгы ташкын сулары.

Сагышларым - язгы ташкын,
Күз яшьләре тамчылары.
Йөрәгемнән бозлар китә,
Әллә инде яшьлек үтә.
Аптырамагыз язгы суга,
Сулар түгел гомер ага.
Ташкыннарның тавышында
Яшьлегемнең сагышы бар.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • ИЗГЕ АЙ-"язгы мон" ИЗГЕ АЙ-"язгы мон"
    ИЗГЕ АЙ-"язгы мон". SUIK SU. SubscribeSubscribedUnsubscribe .... Татар халык җыры - су буйлап ...
  • ИЗГЕ АЙ-"чэчэклэр". ИЗГЕ АЙ-"чэчэклэр".
    Айдар Галимов- «Изге урын» - Duration: 4:20. by TATAPSHOW 6,080 ... ИЗГЕ АЙ-"язгы мон" - Duration: 4:40. by ...
  • ИЗГЕ АЙ-"Пияна". ИЗГЕ АЙ-"Пияна".
    Халидә Бигичева Сагыну - Duration: 3:37. by Rum DJRum 22,583 views. 3:37. Татар халык җыры - су буйлап (Супер ...