Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Галимов - "Яратам сине, Ает!" (Ләйлә Дәүләтова сүз. Ильдар Шәрипов көе) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Яратам сине, Ает!

И.Шарипов көе, Л.Дәүләтова сүзләре

1.Аетымның матурлыгын,
Күзәтәм хәйран калып.
Тырыш-уңган, мәрхәмәтле,
Дус-тату безнең халык.
Кайту белән йөгерешеп
Хәл белешә апалар.
Сандугачлар сайрый-сайрый
Сәлам әйтеп калалар.

Кушымта:
Бишбүләкнең бер бүләге,
Аетым – туган ягым.
Күрсәң иде Дим буенда
Яңа ай туган чагын.
Читкә киткән һәр балаңны
Син көтәсен елмаеп.
Яшәгән саен көчлерәк
Яратам сине, Ает!

2. Башларымны әйләндерә
Чибәр Ает кызлары.
Бары бәхет вәгъдә итеп,
Күз кыса йолдызлары.
Төзек, матур йортларыннан
Гөлләре карый көлеп.
Туган якның кояшы да,
Яктырак балкый кебек.

3. Ил тоткасы булган ирләр,
Аетымны данлыйлар.
Туып-үскән нигезләрнең
Бер булганын аңлыйлар.
Кайларга гына китсәм дә,
Сагынам, горурланам.
Туган якка кайтып кына,
Җаныма көч-дәрт алам.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-