Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Ганиевич Галимов & Айгизә Галимова - Упкәләмәгез язмышка | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

1)Кешедән күрмә ялгышны,
Иң элек үзең уйлан.
Ул бит синең ялгышларың,
Буласы, димәк, булган.

Киләчәккә алып барма,
Калсын алар үткәндә.
Ялгышларың гыйбрәт булыр,
Киләчәкне көткәндә.

КУШЫМТА:
Үпкәләмәгез язмышка,
Үпкәләмәгез һич тә.
Бик күп тирән серләр ята,
Күңел түрендә, эчтә.

2)Үпкәләмәгез язмышка,
Ул язмыш бит синеке.
Үткәннәрең, киләчәгең,
Түгел әллә кемнеке.
Шашкын хисләргә юл бирмә,
Акыл үлчәвенә сал.
Бик авырлык булганда да,
Дөреслек юлында кал.

3)Һәрбер кылганнарың өчен,
Иң элек син җаваплы.
Бары тик, бары үзеңнән,
Эзли күр син җавапны.

Беркайчан әйләнеп кайтма,
Җибәргән ялгышларга.
Уңышсыз булган көнеңне,
Сылтама язмышларга.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-