Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Сулейман - Атлар чаба - Turkvision 2014 (Э.Низамов музыка, Р.Харис сүзләре) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Атлар кая алып бара -
Чамалыйбыз, беләбез.
Ә хәзергә кара яллы
Туры атта жиләбез -
Тояклары чакма чага,
Чакма булмый чаткысыз.
Без бүген якты дөньяга
Җилеп йөрер чагыбыз.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.

Көзге алтын яфраклардан
Ясарбыз әле бизәк
Без элегә жилдерәбез
Алтыннарга кул изәп –
Тояклардан очкын оча
Әйләнә йолдызларга
Йолдыз сибеп калдырабыз
Безгә гашыйк кызларга.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.

Алтын яллы атлар чаба
Алтын яфраклы юллардан.
Безгә таба бәхет килә,
Без барасы юлларда.

Көмеш яллы атлар алда,
Тояклары ак карда.
Безнең дә атланасы бар
Буран яллы атларга.

Другие названия этого текста
  • Айдар Сулейман - Атлар чаба - Turkvision 2014 (Э.Низамов музыка, Р.Харис сүзләре) (1)
  • Айдар Сулейман - Атлар чаба (Tatastan - Turkvision 2014) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-