Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айдар Фатхетдинов - "Кичер улым" Венер Фаттахов суз.Айдар Фатхетдинов кое БУ ЖЫР ДУСТЫМ ХАДИТНЕН МЭРХУМ УЛЫНА БАГЫШЛАП ЯЗЫЛДЫ | Текст песни

КИЧЕР, УЛЫМ!
Айдар Фатхетдинов көе Венер Фәттәх сүзләре

Ак каенга карап сине уйлыйм,
Көтмәгәндә янып, сүрелдең?
Ихлас елмаюың чыкмый истән,
Безнең тормыш яме син идең.

Упкыннардан тартып алыр өчен
Соңладым, җитмәде тыннарым.
Кичер берүк, кичер безне, улым,
Иртәрәк өзелде юлларың.

Ияләшкән иде каенлыкка
Ике аккош, парлы ике җан.
Берсе очып китте, берсе ялгыз,
Күзен алмый күкләр ягыннан.

Упкыннардан тартып алыр өчен
Соңладым, җитмәде тыннарым.
Кичер берүк, кичер безне, улым,
Иртәрәк өзелде юлларың.

Упкын буйлап сулар ага хәзер,
Гүя сагыш ярын ералар.
Ярда үскән ак каенга карыйм,
Әрнеп-әрнеп сызлый яралар.

Упкыннардан тартып алыр өчен
Соңладым, җитмәде тыннарым.
Кичер берүк, кичер безне, улым,
Иртәрәк өзелде юлларың.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-