Чаба поезд, чаба
Туган якка таба, —
Каршы ала горур имәннәр.
Бозып яшьлек антын,
Туган якка кайта
"Хуш мәңгегә, сау бул!" дигәннәр.
Чаба поезд, чаба
Туган якка таба, —
Түземнәрем узды чамадан.
Авылыма кайтсам,
Дусларымны тапсам,
Яши башлармын күк яңадан.
Чаба поезд, чаба
Туган якка таба, —
Йөрәк ярсый, күңел ашкына.
Әйтерсең лә бүген,
Ак каеннар түгел,
Балачагым чыккан каршыма.
Айдар Фәйзрахманов еще тексты
Другие названия этого текста
- Айдар Фэйзрахманов - Чаба поезд, чаба (0)
- Айдар Фәйзрахманов - Чаба поезд, чаба (0)
- Aziza - Чаба поезд, чаба (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1