Чылтыр-чылтыр аккан чишмәләрем,
Сабый чактан кергән моңнарым.
Шушы изге җирдән атлап киттем
Матурлыгын тоеп дөньяның.
Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.
Чит җирләргә китсәм,
Сагынып кайтам
Буразналар, башак исләрен.
Өннәремдә күрәм, төшләремдә —
Ал шәфәкъле авыл кичләрен.
Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.
Айназ Камалов еще тексты
Другие названия этого текста
- Әлфис Кыямов - Туган туфрак (1)
- Альфис Каримов - Туган туфрак (0)
- Айназ Камалов - Туган туфрак (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1