Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айнур Сөләйманов - Мәңгелек ут (Феликс Муртазин сүз. Риф Әхмәтов көе) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

http://vk.com/yana_zhyrlar_ham_kotlaular

Мәңгелек ут булып яндыгыз

Феликс Муртазин сүз. Риф Әхмәтов көе

Яу кырына чыгып киткән чакта
Тезелешеп китеп бардыгыз,
Шул китүдән кайта алмадыгыз
Хәбәр булып кайтты даныгыз.

Куш.

Кайтмадыгыз, туган бусагадан
Яу кырына киткән оланнар,
Бер минутлык тынлык иглан иткәч
Җилләр исми тынып торалар!

Ничә еллар алма кебек кызлар
Яу кырыннан сезне көттеләр
Кайтыр юлыгызны күзли- күзли
Күз яшләрен үксеп түктеләр.

Куш.

Кайтмадыгыз, туган бусагадан
Яу кырына киткән оланнар,
Бер минутлык тынлык иглан иткәч
Очар кошлар очмый торалар!

Илләребез имин булсын өчен
Яу кырында ятып калдыгыз,
Һәйкәл булып торып бастыгыз да
Мәңгелек ут булып яндыгыз!

Куш.

Кайтмадыгыз, туган бусагадан
Яу кырына киткән оланнар,
Бер минутлык тынлык иглан иткәч
Гөлләр дә бит үсми торалар
Җилләр дә бит исми торалар,
Очар кошлар очмый торалар,
Гөлләр дә бит үсми торалар!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-