1)Күңелегезнең бар җылысын
Әти-әни безгә бирдегез.
Барыбызгада бәхет теләп,
Озын юлга җибәрдегез.
Кушымта:
Әти-әни безне көтә,
Кайтыр юлдан алмыйча күзләрен.
Рәхмәт әйтеп барсы өчен
Кочып алыр идем үзләрен.
2)Боекмагыз килгән көзләргә,
Җилләр тәрәзәгә какканда.
Ойгә нурлар алып кайтырбыз
Алсуланып таңнар атканда.
Кушымта.
3)Әти-әниләргә телик гомер,
Кабул булып алыр теләгең.
Безнең өчен әрнеп типмәсен,
Кадерлеләребезнең йөрәге.
Айрат Гареев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2