Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айрат Замалетдинов - Моннар кайтсын авылга | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Авыл киче. Тасмалардан
Әй агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар.

Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш ник шулай?!
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.
Авылыма монңар биреп,
Урамнарны буйлыймын.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр,
Гармун моңга сусаган.
Сөю булып монңар кайтсын
Авылыма янадан.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт урам?
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.
Яшьлегемне сагынам.

Другие названия этого текста
  • Караоке - Моннар кайтсын авылга (ремикс) (аранж. Алмаз Ильясов) (1)
  • 220 --моннар кайтсын авылга - ТЕКСТ (0)
  • Асаф Валиев - Моңнар кайтсын авылга(Әйт, авылым) (0)
  • Айрат Замалетдинов - Моннар кайтсын авылга (0)
  • Наиль Анасов - Моннар кайтсын авылга (0)
  • Салават - Моннар кайтсын авылга (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-