Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айрат Сафин - Саф мәхәббәтемне сагынам. | Текст песни

Тормыш күгем аяз, шат елмая кояш
Нәрсәгәдер барыбер юксынам.
Ялан аяк йөргән, гел ихластан көлгән
Гамъсез бала чакны сагынам.

Тик ич картлык килгән, чәчләргә чал кергән
Нидер барыбер җитми бит һаман,
Тик күзләр аңлашкан, сүзләр артык булган
Саф мәхәббәтемне сагынам.

Гомерем юлларын үкенмәслек узган,
Нәрсәгәдер барыбер уфтанам.
Үтмәс күк күренгән, сиздермичә үткән
Кайтмас яшьлегемне сагынам.

Тик ич картлык килгән, чәчләргә чал кергән
Нидер барыбер җитми бит һаман,
Тик күзләр аңлашкан, сүзләр артык булган
Саф мәхәббәтемне сагынам.

Тормыш күгем аяз, шат елмая кояш
Нәрсәгәдер барыбер юксынам.
Ялан аяк йөргән, гел ихластан көлгән
Гамъсез бала чакны сагынам.

Тик ич картлык килгән, чәчләргә чал кергән
Нидер барыбер җитми бит һаман,
Тик күзләр аңлашкан, сүзләр артык булган
Саф мәхәббәтемне сагынам.
Кайтмас яшьлегемне сагынам.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-