Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айфара - Ашмас хыяллар | Текст песни

Ашмас хыяллар.

Ябалак кар уйный-уйный яуды,
Каплый барды синең эзләрне.
Кыш суытты шашкын сөю утын,
Боз каплады күңел күзләрен…

К.: Мин ялгызым бүген, берьялгызым,
Өмет утым сүнде күңелдә…
Китеп бардың саубуллашмый хәтта,
Минем йөрәк тимер түгел лә!..

Йотты сине кышкы салкын бушлык,
Тайгак юллар салды арага.
Йә, Ходаем, нигә яздың миңа
Бозлы утта ялгыз янарга?!

Сүнде инде сөю кояшыбыз,
Мәңгелек төн- ашмас хыяллар…
Язмышлардан узып булмый икән,
Ашкынудан инде ни файда?
08.02.2010


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-