Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айфара Иркә - Кирәгең бер тиен | Текст песни

1. Арттан көндә йөри торгач,
Син мине үзең таптың.
Ә хәзер, җәй чыккан саен
"Китәм"-дип куркытасың,
Сиздермичә көләсең,
Ялыныр дип беләсең.

Ой, ой, ой, кирәгең бер тиен,
Күренмә дә күземә.
"Ялыныр" диеп тә уйлама,
Туйдым синнән үземдә.

2. Мин дә туйдым хәзер синнән,
Йөрим кызганып кына.
Китәсең дә, киләсең бит
Тагын оялып кына.
Ә хәзер инде килмә,
"Гафу итәр" дип белмә.

3. Ярар, алай булгач, синең
Юлларыңа ак җәймә.
Гел, каядыр ашкынасың,
Синеңчә булсын, әйдә.
Эзләмә мине бүтән.
Яратмым сине, күптән.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-