Син көтмисең минем килүемне,
Ә килгәндә кумыйсың...
Мин дә сине сагынмыйм шикелле,
Ләкин онытылмыйсың.
Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
\"Яратам\", -дип әйтергә теләмим,
\"Яратмыйм\"- дип тә әйтә алмыйм...
Тикшермисең, гаеп эзләмисең,
Үпкәләмисеңме син?
Ләкин үзең минем хәлләремне
Әйтмәсәң дә беләсең...
Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
\"Яратам\", -дип әйтергә теләмим,
\"Яратмыйм\"- дип тә әйтә алмыйм...
Парлылар да көнләшәләр иде,
Йөрәгебез тулмады.
Буш вәгъдәләр биреп бер-беребезне
Алдап йөргән булмады.
Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы,
Әллә сөяркәме, аңламыйм...
\"Яратам\", -дип әйтергә теләмим,
\"Яратмыйм\"- дип тә әйтә алмыйм...
\"Яратмыйм\"- дип тә әйтә алмыйм...
Кем син?
Айфара еще тексты
Другие названия этого текста
- Айфара - кем син минем очен? (1)
- Айфара - Кем син? Минем өчен сөйгән ярмы, Әллә сөяркәме, аңламыйм... "Яратам", -дип әйтергә теләмим, "Яратмыйм"- дип тә әйтә алмыйм... (0)
- Айрат - кем син? (0)
- Айфара - кем син минем очен Диляра??? (0)
- Айфара - Кем син? (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2