Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

айфара - сонгы тапкыр | Текст песни

Мин сине бик озак эзлеп тапкан идем,
Юлларыңа шашып йөгереп чапкан идем.
Инде менә очрашабыз соңгы тапкыр,
Кара көздә безне котлап ява яңгыр.

Соңгы тапкыр очрашабыз синең белән,
Без генәме мәхәббәттән качып киткән!
Йөрәктәге яралардан әрнү тама,
Авыр сагышлардан эзләр сыгылып кала.

Соңгы тапкыр очрашабыз синең белән,
Юлыбызга көзләр җәйгән сары келәм.
«Мин яраттым, мин яраттым сине, кичер», —
Җилләр сиңа соңгы тапкыр сәлам илтер.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-