Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ак Бүре - Нигә яна йөрәгем (татарская народная песня) | Текст песни

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйлделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем
Кош булып сайрап кына.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә.

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар,
Безгә насыйп яр булса

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Другие названия этого текста
  • Татарская народная песня - Эх,тала,тала..... (2)
  • Татарские Песни - Эх, тала-тала (0)
  • Музыка природы - Аллах спит (0)
  • Ак Бүре - Нигә яна йөрәгем (татарская народная песня) (0)
  • Татарская - рррррр (0)
  • Татарская народная песня - Плясовая (0)
  • 157 -- - Эх, Тала, тала! (0)
  • Kazan Club Project - тала тала (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-