Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ак Бүре \ Aq Bure - Бөрлегән | Текст песни

Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?

Бөрлегәнем, бөрлегән,cагындырдың, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,бик сагындым, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,cагындырдың, бер генәм.

Бүген төнлә төшләремдә
Сине күрдем, бер генәм.
Син тал, имеш, ә мин, җаным,
Гүя кара бөрлегән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,cагындырдың, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,бик сагындым, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,cагындырдың, бер генәм.

Бөрлегәндәй күзләреңне
Бик сагындым, бер генәм.
Сөям дигән сүзләреңне
Кабатлыймын җыр белән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,cагындырдың, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,бик сагындым, бер генәм.
Бөрлегәнем, бөрлегән,cагындырдың, бер генәм.

Другие названия этого текста
  • Ак Бүре \ Aq Bure - Бөрлегән (4)
  • Ак Бүре - Бөрлегән (1)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-