Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫Алиһә Нур - Әниемә бүләгем.( Эльвира Хаматнурова кое Резеда валиева суз) | Текст песни

Әниемә бүләгем
Категория: Ата-аналар Эльвира Хәмәтнурова көе Резеда Вәлиева сүзләре
Добавлено АлиһәНур в Пнд, 09/03/2015 - 01:09 аватар: АлиһәНур

Туган көнең котлап,
Ни бирим, әнкәем,
Кадерлем, газизем, күз нурым?
Әллә бар бүләктән
Кадерле булырмы
Җанымнан саркыган бу җырым…

Туган көнең синең
Зур куаныч минем
Мәхәббәтең тулы җаныма.
Бигрәкләр сагынып,
Тургайдай кагынып,
Ашкынып кайтамын яныңа.

Моң биргәнсең миңа
Сандугачлар кебек,
Яшәсен дип, сайрап илендә.
Күңелем моңында,
Иң матур җырымда
Өлешең бар, әнкәй, синең дә.

Туган көнең синең
Зур куаныч минем
Мәхәббәтең тулы җаныма.
Бигрәкләр сагынып,
Тургайдай кагынып,
Ашкынып кайтамын яныңа.

Нурлы йөзең белән,
Назлы сүзең белән
Канатлар куйгансың җаныма.
Шул канатлар мине,
Саганганда сине,
Алып кайта туган ягыма,
Алып кайта туган ягыма…

Туган көнең синең
Зур куаныч минем
Мәхәббәтең тулы җаныма.
Бигрәкләр сагынып,
Тургайдай кагынып,
Ашкынып кайтамын яныңа.

♫Алиһә Нур еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1