Язмышларны язып буламы
Җиргә килә кеше үзе теләп түгел
Түгел үзе теләп алган вакыт илдә
Язмышның кулында бары
Бер уенчык кына,-
Бәекме син, кеше,
уйла,җирдә?!
Язмышның юлларын урап үтәр өчен
Үзгәртергә аны бармы хакың,Кеше?
Әллә түзеп гомер буе
Көрәшмичә генә,
Яшәргәме җирдә кысып тешне?!
Язмыштан узмышлар булмас дисәләрдә,
Кеше күңелендә яши хыял кошы.
Аңа талпынырга ирек бирсәң
Буладыр ул
Үз кулың белән язып язмышны.
Алиһә Нур еще тексты
Другие названия этого текста
- Алиһә Нур - Язмышларны язып буламы(Гөл Мирхәди___Эльвира Хәмәт-Нурова (1)
- Наиля Имангулова-Язмышларны язып буламы (сл.Гол- Мирхади,муз.Эльвира Хамат-Нурова - (Аранж.Риф Ахметов) (0)
- Эльвира Хаматнурова 2004 год - Язмышларны язып буламы (0)
- Алиһә Нур 2005 - Язмышларны язып буламы(Гөл Мирхәди суз Эльвира Хаматнурова кое ) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1