"Ак күлмәкләрем"
1) Балдаклар кидергән идең,
Вәгъдәләр биргән идең.
Икәү булсак барысына да
Түзәрбез дигән идең.
к/а. Ак күлмәкләрем каралды
Каралды күңелләрем.
Йокысыз узган төннәрдә
Ни генә кичермәдем.
Сөюемнең бәхетеннән
Чәчкәгә күмелмәдем,
Сынадың түземнәремне
Сынмадым, бөгелмәдем.
2) Минем йөрәк яраларын
Чак-чак төзәлгән дидең.
Бәхетле итә алмасаң да,
Бәхетсез итмә дидем.
к/а.
3) Киртәләр үтәлмәдең,
Бәхетле итәлмәдең.
Бәхетсез итмичә генә,
Итмичә китәлмәдең.
к/а.
4) Баллы телләрең кемнәрне
Балдаклы итәр икән?
Балдаклар алыштырырга
Гомерең җитәр микән?
к/а.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1