Елатмагыз әниләрегезне
Рамиль Галлязетдинов көе Сәлисә Гәрәева сүзләре
Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзләргә каратып.
Догаларын,изге теләкләрен,
Биргән алар сезгә яратып !
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез.
Алар киткәч,бөтен борчуларын
Җилкәгезгә төяп каласыз.
Елатмагыз әниләрегезне,
Яман юлда йөреп үсмәрдән.
Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә,
Чәчләренә көмеш төс кергән !
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез.
Алар киткәч,бөтен борчуларын
Җилкәгезгә төяп каласыз.
Елатмагыз әниләрегезне -
Бердәнбер бит алар,бердәнбер !
Сезне кеше итеп үстергәнче
Күпме кайгы алар күргәндер.
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез.
Алар киткәч,бөтен борчуларын
Җилкәгезгә төяп каласыз.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1