Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алина *АлиШа* Шарибжанова - Мәхәббәт димә... | Текст песни

Яраттым сине
Язларга синең белән кердем
Яраттым сине
Хыялда парлы юллар үрдем
Яраттым сине
Бу җырым соңгы сәлам сиңа
Бу җырым соңгы сәлам сиңа
Газаплар гына калдырдың миңа

Җибәр мине җибәр мәхәббәт
Синсез илләргә китеп югалыйм
Юк сиңа түгел, елларга мең рәхмәт
Мәхәббәт димә аңа ышанмыйм
Юк юк ышанмыйм

Ышанмыйм сиңа
Күңелем көзләр белән сулый
Ышанмыйм сиңа
Киселгән икмәк бөтен булмый
Ышанмыйм сиңа
Бу җырым соңгы хатым сиңа
Бу җырым соңгы хатым сиңа
Үкенечкә генә калдырдың миңа

Җибәр мине җибәр мәхәббәт
Синсез илләргә китеп югалыйм
Юк сиңа түгел, елларга мең рәхмәт
Мәхәббәт димә аңа ышанмыйм
Юк юк ышанмыйм

Эзләмә мине
Юлларны алдап качтым ерак
Эзләмә мине
Яшимен акыллым сүзен тыңла
Эзләмә мине
Бу җырым сиңа соңгы инде
Бу җырым сиңа соңгы инде
Мәңгегә мине онытсаң иде

Җибәр мине җибәр мәхәббәт
Синсез илләргә китеп югалыйм
Юк сиңа түгел, елларга мең рәхмәт
Мәхәббәт димә аңа ышанмыйм

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-