Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алина Баширова - Сайлаган - сазга, очраган - тазга (Айфара белән дуэт) (рингтон) | Текст песни


Алинә:
Ике кашың арасында
Ике күзең ялтырый,
Инде телләрең тотлыга,
Тавышларың калтырый.
Кызлар сайлап йөри торгач
Башларын әйләндеме,
Кечкә авызың ачасың ,
Телләрең бәйләндеме ?

Алмаз:
Син үзең дә егетләрне
Сортларга аерасын
Тегесе – бусы ярамый
Кашыңны җыерасың.
Бу егетнең борыны озын,
Бусынын буе кыска ,
Яраксызга чыгарасын
Барысын җыеп бер очка.

Кушымта:
Сайла- сайла, куп сайласаң,
Очарсың берәр сазга.
Алинә :
Сизми дә калырсың әле
Егылганыңны базга.
Бергә:
Болай булгач яр табалмый
Күп йөрерсең интегеп
Алмаз:
Кайтыр менә көлгәннәрең
Бер көн узеңә килеп.

Алинә:
Синең кебек мактанчыкны
Уф, үләм, җенем сөйми.
Кулларыңнан берни килми,
Ә телең сөйли-сөйли..
Башта син узеңне карап
Бер карап ал көзгегә,
Кызлар сайласаң йөрерсең
Әйләнеп мөгезлегә.
Алмаз:
Ярар-ярар ,күп сөйләмә,
Кичә озатты берсе
Синең белән бара иде,
Бүген – сары чәчлесе.
Син үзең дә бер гаепсез
Тугелсеңдер ,“фәрештә”,
Минем кебек “деловой” бул
Абзаң кебек һәр эштә.
Кушымта:
Сайла- сайла, куп сайласаң,
Очарсың берәр сазга.
Алинә :
Сизми дә калырсың әле
Егылганыңны базга.
Бергә:
Болай булгач яр табалмый
Күп йөрерсең интегеп
Алмаз:
Кайтыр менә көлгәннәрең
Бер көн узеңә килеп.
Алмаз:
Барам әле Мәскәүләргә
Сезнең ише кирәкми
Алинә:
Бигрәк әйбәт кирәкмәсә
Безнен кебек эләкми.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-