Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алина Сафиуллина - Тәүге мәхәббәт | Текст песни

Бары уйнап кына сиңа бер сүз кушкан идем,
Гашыйк итәрсең дип уйламый йөрдем.
Елаттың, юаттың, елмайттың, иркәм.
Мәхәббәт сиздерми бер килә икән.

Очтык икәүләшеп бәхет иле түренә,
Бергә каласы идек шунда гөмергә.
Ятлар түгел, еллар керде арага.
Онытылмас елларга җырым юл сала.

Сагындым мин сине, тәүге мәхәббәт.
Син гөле күңелнең, ә күңел - күбәләк.
Бер генә таҗыңда кәдерле бигрәк,
Канат ярыр өчен миңа син кирәк.
Бер генә таҗыңда кәдерле бигрәк,
Канат ярыр өчен миңа син кирәк.

Бары юри генә сиңа гашыйк булган идем,
Җырым синең исем белән йөртелә бүген.
Хисләрем яшиләр, хисләрем исән.
Мәхәббәт бер килсә, китмәсен икән.

Сагындым мин сине, тәүге мәхәббәт.
Син гөле күңелнең, ә күңел - күбәләк.
Бер генә мәлеңдә кәдерле бигрәк,
Канат ярыр өчен миңа син кирәк.
Бер генә мәлеңдә кәдерле бигрәк,
Канат ярыр өчен миңа син кирәк.

Миңа яшәр өчен бары син кирәк...


Другие названия этого текста
  • Алина Сафиуллина - Тәүге мәхәббәт (0)
  • Алинә Сафиуллина - Тәүге мәхәббәт (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -