Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алия Исрафилова - Үпкәләрмен язмышка | Текст песни

Бөтенләйгә синнән китеп барам,
Китеп барам качып язмыштан.
Юктыр чарам- сине күргән саен
Телгәләнә җаным сагыштан.

Сез үткәндә парлап өй түреннән
Көндәшемә калам көнләшеп.
Бәхетләрне нигә бирми икән
Бер Ходаем тигез өләшеп?

Бөтенләйгә синнән китеп барам,
Аерылу кыен булса да.
Бергә булу бәхете язмаса да,
Бәхет теләп китәм мин сиңа.

Бөтенләйгә синнән китеп барам,
Гаепләмәм сине, ялгышсам.
Үкенергә әгәр туры килсә,
Үпкәләрмен бары язмышка.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-