Д.Каримов муз,аранжировка,Г.Шакирова текст
ALINA STUDIO_MUSIC ®
КӨЗЛӘР МИҢА ОШАГАН
Көтеп алам, көтеп алам,
Көзнең шушы мизгелен.
Көзләр генә саргайтырмы,
Җандагы сөю гөлен.
КУШЫМТА:
Ник яратам көзләрне дим,
Көзләр миңа ошаган.
Шушы алтын көзләремә,
Серем сөйләп бушанам.
Көзләрдә мәгънә өстәлә,
Мәхәббәт хисләренә.
Серле тынлык ягыла күк,
Айлы тын кичләренә.
Көзләр килә, көзләр килә,
Озатыр өчен җәйне.
Бүләк итәм көзләргә дә,
Язлардан откан көйне.
Алия Каримова (Д.Каримов муз,аранжировка,Г.Шакирова текст) еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1