Күбәләкле болонда
1 Унап йөри күбәләкләр,
Гөлдән гөлләргә кунып.
Серләшәләр күк, аннары
Калалар тагын тынып.
Кушымта: Күбәләккә суздым кулым,
Алмакчы булдым тотып.
Чәчкәдәге чыкны эчеп,
Китте яңалан очып.
2 Күбәләккә тимим әле,
Очып йөресен, әйме.
Аллы гөлле күбәләкләр
Ямьләсен әле җәйне.
Кушымта.
3 Кояш та нурларын сузып
Карый миңа елмая.
Гөлләрем дә шыбырдашып,
Шатланышып баш ия
Кушымта: Күбәләккә суздым кулны,
Алмакчы булдым тотып.
Чәчкәдәге чыкны эчеп,
Китте яңадан очып.
Күбәләккә тимим әле,
Очып йөресен әйме.
Аллы гөлле күбәләкләр
Ямьләсен әле җәйне.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1