Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алия Хәмзина - Яңгыр бул-кавышырбыз | Текст песни

Икебез ике якта без,
Икебез ике канат.
Йөрәк дулкыннары шаулап,
Йөри ярларны барлап.
Икебез ике болытта,
Кушылырга юк чара.
Кавышырбыз җилләр белән-
Яңгыр бул, тамып кара.

Эх,җаныем,җанашым,
Берүк ялгыз калдырма.
Сөю утларына салып,
Йөрәгемне яндырма.

Икебез ике йолдыз без
Мәхәббәтнең күгендә.
Нурлар булып кавышыйк,
Иңнәремә үрел дә.

Икебез ике ялкын без,
Бер учактан атылган.
Язмышлар да уртак безнең
Сөяргә яратылган.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-