Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алия Шәрәфетдинова - Күңел пәрдәләре | Текст песни

Тәрәз ишекләрен ачып куйдым
Пәрдәләрне җилләр сыйпады
Җилләр канатында килгән сөю
Йөрәгемә генә сыймады

Куңел пәрдәләре җилфердиләр әле,
Берәуләрнең җанын җилкетеп.
Пәрдәләрнең ефәк, көләч йөзләренә
Сөюемне чигәм гөл итеп.

Тәрәз ишекләрен ачып куйдым
Пәрдәләрне төннәр сыйпады
Ай елмаем гашыйк йолдызларны
Татлы нуры белэн сыйлады

Куңел пәрдәләре җилфердиләр әле,
Берәуләрнең җанын җилкетеп.
Пәрдәләрнең ефәк, көләч йөзләренә
Сөюемне чигәм гөл итеп.

Тәрәз ишекләрен ачып куйдым
Пәрдәләрне бәхет сыйпады
Озак көтте йөрәк бу сөене
Кирәк аларга да коймадыр

Куңел пәрдәләре җилфердиләр әле,
Берәуләрнең җанын җилкетеп.
Пәрдәләрнең ефәк, көләч йөзләренә
Сөюемне чигәм гөл итеп.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-