Су чәчрәтеп йөргән чаклар булды
Ямьле елга –Базы буенда.
Онытылмаслык хәтирәләр калды
Череккулем син хэрчак уемда!
Бик сагынсам ашыгып кайтам
Туган авылым – Череккүлемә.
Әткәй-әнкәй, дус-ишлэрне күрсәм
Рәхәт булып кала күңелемдә.
Балачагым синдә генә үтте,
Мәхәббәтем синдә табылды...
Туган авылым сина очып кайттым
Череккүлем сине сагындым.
Әткәй-әнкәй шунда туып үскән
Бурычлы без алар алдында.
Череккүлем син – иң гүзәл төягем,
Кайтып киләм сиңа тагын да.
Алмаз, Айдар Юнысовлар музыкасы һәм сүзләре!
Алмаз Айдар Юнусовы еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2