Бу дөньялар бер тик тормый,
Була кайгы, шатлыклар.
Авыр чакта Әти, Әни
Җил-давылдан ышыклар.
Кушымта:
Рәхмәт Әни, рәхмәт Әти,
Гомерне биргән өчен.
Йөрәктәге бар җылыны
Сакларбыз Сезнең өчен!
...
Сезнең йөзләрне күрергә
Һәр көнне сагынып кайтам.
Әти-Әни, бу җырымда
Рәхмәтләр Сезгә әйтәм!
...
Сезнең киңәшләрсез бармый
Минем һәрбер эшләрем.
Әти-Әни - иң кадерле,
Иң изге кешеләрем!!
..
Айдар Юнысов көе һәм сүзләре!!
Другие названия этого текста
- Алмаз Айдар Юнысовлар - Рәхмәт Әни,Әти (минус) (0)
- Алмаз Айдар Юнысовлар - Рәхмәт Әни,Әти (0)
- Алмаз Айдар Юнысовлар - Рәхмәт Әни,Әти (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4