1) Уйламыйчамы, аңламыйчамы,
Әйтелде икән ялгыш сүзләр,
Белдермәсәң дә, сиздермәсәң дә,
Яшерә алмый синең күзләр.
Кушымта:
Сагынасыңмы, саргаясыңмы,
Төннәрен төштә күрәсеңме,
Мине беренче гафу үтенеп,
Килер дип көтәсеңме?
2)Үпкәләсәң дә, аңласаң иде,
Горурлыкнында бит бар чиге,
Үткән вакытны, бик теләсәңдә ,
Кайтарып булмый шул бит кире.
Кушымта: шул ук.
3) Ачулансаңда, гәепләсәң дә,
Йорәгемдә йөретәм сине,
Бик сагынсаңда, сагынмасаң да,
Өзелеп яратасың мине.
Кушымта: шул ук(2 кабат)
Алмаз Айдар Юнысовлар еще тексты
Другие названия этого текста
- Алмаз Айдар Юнысовлар - Сагынасыңмы (http://vk.com/almazaidargrup) (1)
- Гульназ & Ильсур Шарипжановы - Сагынасынмы, саргаясынмы?! (авт. Айдар & Алмаз Юнусовы) (1)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1