"Яшьлек еллары"
1)Бер бирелгән гомер кабатланмый.
Үткәннәргә кайту бар микән?
Яшьлекләрне өзелеп сагынсак та,
Бер сагыну үзе зар икән.
Кушымта:
Аккан сулар кебек гомер уза,
Артта кала яшьлек еллары.
Барып килер идек, бер мизгелгә
Юк шул аның кайтыр юллары.
2)Яныбызда дуслар булган чакта
Куйган өметләрне аклыйбыз.
Бу катлаулы тормыш юлларында
Абынсак та алга атлыйбыз.
Кушымта: шул ук.
3) Ничә генә еллар узып барса,
Яшьлегебез кала күңелдә.
Саләмәтлек, бәхет, саф мәхәббәт
Балкып торсын тормыш күгендә.
Кушымта: шул ук.
Алмаз Айдар Юнысовлар еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 5