Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алмаз Ахметшин hэм Гузяль Тангатарова - Эйт инде сойгэненне | Текст песни

Алмаз Әхмәтшин көе Расих Шагаев сүзләре

Ник әйтмисең сүзләреңне?
Юкмы әйтер сүзләрең?
Йәле кара,кара миңа,
Нигә сөйли күзләрең?

Шомыртым,диясеңме?
Чиям,дип үбәсеңме?
Мине генә,мине генә,
Җаным,син сөясеңме?

Сөям,диеп,көям,диеп,
Кемнәргә соң сөйлисең?
Нәрсәгә дип яннарыма
Көн дә килеп йөрисең?

Шомыртым,диясеңме?
Чиям,дип үбәсеңме?
Мине генә,мине генә,
Җаным,син сөясеңме?

Керфекләрең куе икән
Күренми кара күзләрең.
Кайчан гына ишетермен
Сөям дигән сүзләрең?

Шомыртым,диясеңме?
Чиям,дип үбәсеңме?
Мине генә,мине генә,
Җаным,син сөясеңме?

Синең якка карап җырлыйм,
Басам шулай сагышны.
Алып кил алтын балдаклар,
Бәйлик,әйдә,язмышны.

Шомыртым,диясеңме?
Чиям,дип үбәсеңме?
Мине генә,мине генә,
Җаным,син сөясеңме?

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-