Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алмаз Гайфуллин - Ялгыз калдырмагыз сөйгәннәрне (лицензия) | Текст песни

Үз-үземә урын таба алмыйм,
Ялгызлыктан җаным суынды.
Син утырткан тәрәз гөлләремә
Ялгыз калгач, күңелем сыенды.

Ялгыз калгач, сөю арта диеп,
Ялгышмагыз- сөю сынала.
Ялгыз калдырмагыз сөйгәннәрне,
Ялгыз тормыш яме югала...

Сүрән итеп тоям аяз көнне,
Көләч йөзең көлеп тормаса.
Нигә соң ул дөнья матурлыгы,
Мәхәббәтең балкып тормаса.

Кайчак ялгыз торып кара диеп,
Сабырлыгым минем сынадың.
Ялгызлыктан авыр нәрсә юктыр,
Сынау белән инде соңладың.

Другие названия этого текста
  • Алмаз Гайфуллин - Ялгыз калдырмагыз сөйгәннәрне (лицензия) (0)
  • Салават Фатхетдинов - Ялгыз калдырмагыз сойгэннэрне (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-