Ходайдан күпне сорама.
1) Кеше гомере-агым су,
Күңеле-тирән диңгез.
Сынаулар да, шатлыклар да
Бирелмәгән бертигез.
Кушымта: Ходайдан күпне сорама,
Шокер ит булганыңа.
Шатланып, елмаеп яшә
Бу җирдә туганыңа.
2) Якыннарың янда булсын,
Алар синең терәгең.
Сөйгән ярыңа карата
Суынмасын йөрәгең.
Кушымта: шул ук.
3) Юллар гына адашмасын,
Хәерле, имин булсын.
Тән саулыгы какшамасын,
Йортларга иман тулсын.
Алмаз и Айдар Юнусовы еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1