Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алмаз Нургалиев Раушан Шариф суз. Азат Хусаинов кое - Назларына сусадым | Текст песни

Раушан Шәриф
“ Назларыңа сусадым”
Басмаларда торам, аккан суга карыйм,
Елга булып вакытлар ага.
Төнге күккә карыйм, йолдызларны саныйм,
Ялгыз айдай гөмерләр ага.
Сукмакларга карыйм, синең эзне күзлим,
Сизәм үзем, таба алмасын.
Эзләп азаплану, юкка газаплану,
Язмыш өзгән сөю алмасын.
Әрни, сыкрый күңел, ул бит таштан түгел,
Кайтарырга тели язларын.

Ак кышларга керәм, яр буена киләм,
Агар суны бозлар каплаган.
Кайтарырдай язны, эретердәй бозны,
Йөрәгемдә сөю калмаган.
Кышның бәсе чәчтә, әрнү , сыкрау эчтә,
Назларыңа үлеп сусадым.
Сызлый, сыза күңел, ул бит таштан түгел,
Аңлашырга тагын соңладым.
Моңсу, төссез көннәр, күңелем кемнәр аңлар,
Ялгыз каршылыймын таңнарым.

Көткән язлар килде, күңелемә керде,
Хәтирәләр кысты йөрәкне.
Язгы ташу булып, мәхәббәттән шашып,
Кабат газаплану кирәкме?
Күпме еллар үтте, җаным өзлеп көтте,
Буйсынмады аек акылга.
Ялгышларны аңлап, язмышларны алдап,
Ашкынасың кебек кавышырга.
Хыял чынга ашмас, сулар кире акмас,
Сөю басмам аккан ташуга.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-