Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алмаз-Эльвира* - Син кирәк* | Текст песни

Эндәшми урамнар. Көн түзәм, түзәм ай.
Сүзләрем үземә, йөземә бәрелә.
Тораташ шәһәр бу.Тынлыкка тончыгып
Мин шулай теп-тере ялганга әвереләм.
Вакытның диспесе өзелеп,
Мизгелләр тротуар ташына сибелеп тарала.
Кырын сүз,чит караш, һәм өнемдә телефон,
Ә миндә...Күмерле синсезлек ярала.
Ул өтә,ул тишә... учларны һәм җанны.
Казанның карын да, суын да йотарлык.
Көл булып очудан коткарган хакыйкать-
Бу шәрә шәһәрдә,һичшиксез, син барлык.

Яралар ачылгач, гел сезгә кайтыла,
Дистәләп сагыну һәм яңа таң сөйрәп.
Гафу ит,языла артык сүз-бу шигырь.
Бер телем,күңелгә бербөтен син кирәк.


Другие названия этого текста
  • Алмаз-Эльвира* - Син кирәк* (0)
  • Алмаз и Эльвира - Син кирәк (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Кайда? Кайда?
    идея: Ильшат Рахимов (Рахимбай), Алмаз Самигуллин (AlmaZ) ... слова и музыка: Алмаз Самигуллин http://vkontakte.ru/id32280954