Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Алсу Абельханова - задавка демо Соям генэ бит инде | Текст песни

Арыш юлы бер генә,
Сөйгәнемне күр генә.
Түтәлләргә - гөлгә сипмә,
Су сип йөрәккәемә.

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Эзләмә дә, юк бүтән
Минем кебек көйгәннәр.
Үзем куркам, үзем көтәм,
Кайда тагын шундый бар?

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Иртән ап-ак карлар яуса,
"Ява бирсен!" - диярсең.
Кача алмассың, язмыш язса,
Куркакны да сөярсең.

Янам гына бит инде,
Көям генә бит инде.
Йөрәгем өзелгәндә дә,
Сине сөям бит инде.

Алсу Абельханова еще тексты


Другие названия этого текста
  • Алсу Абельханова - задавка демо Соям генэ бит инде (0)
  • Алсу Абелханова - Сине сиям бит инде (DJ Radik project) (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1